Әлки муниципаль районында Санитария-эпидемиягә каршы комиссия утырышы узды, анда бруцеллез белән авыручыларга кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук аны профилактикалау чаралары каралды.
Чарада Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки һәм Чирмешән районнарындагы территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов, район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шулай ук табиб-эпидемиологлар һәм ветеринария табиблары катнашты.