1 декабрьдән Татарстан Республикасында яшәүчеләр иминият пенсияләре күләмен яңадан исәпләү өчен гариза бирә ала

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

1 декабрьдән Татарстан Республикасында яшәүчеләр иминият пенсияләре күләмен яңадан исәпләү өчен гариза бирә ала
 
         2026 елның 1 гыйнварыннан пенсия билгеләү һәм түләү буенча законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр биш һәм аннан да күбрәк баланы яшь ярымга җиткәнче карау чорын ата-аналарның берсенең иминият стажына кертеп исәпкә алырга мөмкинлек бирә, балаларның бишенчесе һәм аннан соңракларына һәрберсе өчен 8,1 балл өстәлә. 
          Шуңа бәйле рәвештә 2025 елның 1 декабреннән Социаль фондның Татарстан Республикасы буенча клиент хезмәтләре гаризалар кабул итә башлый:
        - иминият пенсиясен алучы хатын-кызлардан пенсия күләмен кабат исәпләүгә;
        - иминият пенсиясен билгеләгәндә 5 һәм аннан да күбрәк бала исәпкә алынмаган хатын-кызлардан пенсия билгеләү өчен.
        "Күпчелек аналарга пенсия билгеләгәндә  балалар карау чорлары элек тулы күләмдә исәпкә алынмаган, бу пенсия күләменә йогынты ясаган. Республикада яшәүче якынча 14 меңнән артык хатын-кызның пенсияләре яңадан исәпләнергә яки яңадан билгеләнергә тиеш. Хәзер без күп балалы аналарны Фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле гариза бирергә чакырабыз», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
        Гаризаны Дәүләт хезмәте порталындагы шәхси кабинетта, күпфункцияле үзәкләр аша яки яшәү урыны буенча социаль фондның клиентлар хезмәтләренә мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин. Мөрәҗәгать иткәндә паспортны һәм балаларның тууын һәм яшен раслаучы документлар - туу турында таныклык яисә паспортларын  күрсәтергә кирәк.
         Гариза 2025 елның декабрендә бирелгән очракта, пенсия күләме 2026 елның 1 гыйнварыннан исәпләнәчәк.
 
 
 
         Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә,  СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
         Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар - 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
 
_____________________________________________________________________________
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International