Әлки муниципаль районының Иске Камка авылында үзара салым акчасына финанслана торган яңа юл төзү проекты гамәлгә ашырыла.
Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Түбән Кама урамына юл өслеге салуга әзерлек эшләре алып барыла. Әзерлек этабы кысаларында түбәндәге чаралар гамәлгә ашырылды: 40 тонна вак таш кайтарылды, дамба төзелде һәм юл өслегенең беренче катламы салынды.
План нигезендә вак таш җәю эшләре Түбән урамда 380 метр һәм Чирмешән урамында 150 метр дәвам итәчәк.
Әлеге проект торак пунктның инфраструктурасын яхшырту өчен республика ярдәме белән бергә үзара салым акчаларын нәтиҗәле куллануның ачык мисалы булып тора. Халыкның мондый инициативаларны гамәлгә ашыруда актив катнашуы авылны уңышлы үзгәртеп коруга ярдәм итә.