Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Әлки муниципаль районында халык өчен күчмә юридик консультация үткәрде

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Әлки муниципаль районында халык өчен күчмә юридик консультация үткәрде.

Бүген чираттагы сәфәре кысаларында Марс Фәткуллин федераль һәм республика башкарма органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы һәм Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы вәкилләре белән берлектә Әлки районында гражданнарны кабул итте.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре алимент йөкләмәләре, транспорт салымы, җир пайларын рәсмиләштерү, пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләренә кагылды.

Барлык мөрәҗәгатьләр буенча белгечләр тулы аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International