Әлки муниципаль районында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Чара район башлыгы Александр Никошин рәислегендә узды.
Утырыш барышында Әлки районы территориясендә балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән профилактик эшне оештыруның нәтиҗәлелегенә анализ ясалды.