Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты

2025 елның 28 ноябре, җомга

Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып, балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырды. 

Район башлыгы Кузнецовлар гаиләсе — Ангелина һәм Сергей хыялын тормышка ашырды. Бүләк тапшырганда Александр Федорович аларга сәламәтлек һәм укуларында уңышлар теләде.

«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе 2018 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты-мөмкинлекләре чикләнгән, инвалид балаларга һәм яшүсмерләргә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International