Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Әлки муниципаль районында гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.
Чарада шулай ук район башлыгы Александр Никошин һәм депутат ярдәмчесе Гөлнара Гайфуллина катнашты.
Кабул итү барышында Түбән Кәчи, Базарлы Матак һәм Бибай Чаллысы торак пунктларыннан килгән кешеләр Фоат Вәлиевичка автомобиль юлларының торышына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Фоат Вәлиев гражданнарның мөрәҗәгатьләрен игътибар белән тыңлады һәм куелган мәсьәләләрне хәл итү өчен тиешле чаралар күреләчәгенә ышандырды.
Район башлыгы Александр Никошин Фоат Вәли улына даими ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук юлларны тиешле хәлдә тотуга үзара салым системасы кысаларында җыелган акчалар юнәлдереләчәген билгеләп үтте.