Ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 4 мең кешегә ана капиталының калган өлешеннән 10 мең сумгакадәр акча түләгән.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге әлеге 10 мең сум түләүне дәвам итә. 2025 елда бу сумма 18 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Сертификат хуҗаларына Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү яки Социаль фондның төбәк клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итү дә җитә. Гариза 12 эш көнендә карала, акчалар шуннан соңгы 5 көн дәвамында күчерелә. Гариза биргәндә , счетның реквизитларын тутыруга аеруча игътибар итәргә кирәк. Счёт сертификат хуҗасыныкы булырга тиеш, бу очракта ир яисә туганының счётын күрсәтергә ярамый. Моннан тыш, исәп-хисап счеты да күрсәтелергә тиеш . "2025 елда беренче балага ана капиталы күләме 690 266 сум тәшкил итә. Гаиләдә икенче бала туган очракта (яисә ана капиталына хокук элегрәк барлыкка килмәгән булса), сумма 912 162 сумга кадәр арта. Бу акчаларны торакшартларын яхшыртуга, баланың белем алуы өчен түләүгә, ананың тупланма пенсиясен формалаштыруга яисә өч яшькәкадәрге балага айлык түләүгә тотарга мөмкин”, - дипөстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегеидарәчесе Эдуард Вафин. Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала - (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай) Контакт-центр Отделения СФР по РТ8-800-1-00000-1 Интернет-ресурсы sfr.gov.ru