Бүген Казан шәһәрендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында «Татарстан Республикасы Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2025»исеменә ел саен үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина «Гражданлык позициясе»номинациясендә беренче урын өчен Диплом белән бүләкләнде.