Әлки муниципаль районында эшкуарлыкны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар
Базарлы Матак авылының Мәдәният йортында муниципаль район башлыгы Александр Никошинның эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары белән эшлекле очрашуы узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе генераль директоры Станислав Королев һәм «Ак Барс Банк» ачык акционерлык җәмгыятенең сатулар буенча менеджеры с.Гусамов катнашты.
Очрашуда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чаралары.
- Салым законнарындагы эшкуарлык эшчәнлегенә йогынты ясый торган үзгәрешләр.
- Ислам банкингы принциплары һәм механизмнары.
Моннан тыш, гадәттәгечә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларның теләкләрен үтәүгә юнәлдерелгән «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе уздырылды.