Бүген, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә Алексеевск аграр көллиятенең Әлки филиалында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин һәм аның коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гүзәл Заһидуллина катнашты.
Очрашу кысаларында коррупциянең төп аспектлары, шул исәптән аның билгеләмәсе, асылы, чагылышлары һәм каршы тору механизмнары каралды. Студентлар фикер алышуда актив катнаштылар, ришвәтчелек, ришвәт һәм бүләк арасындагы аерма кебек коррупция күренешләренең төрле аспектларына, шулай ук законсыз гамәлләрнең хокукый нәтиҗәләренә кагылышлы сораулар бирделәр.
Чара студентларның коррупция проблемасы турында хәбәрдарлыгын арттыруга һәм аларда әлеге күренешкә тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итте.