Татарстан – ачык күренеп торган күпмилләтле һәм поликонфессиональ составлы республика. Гасырлар буена монда Идел буе халыклары вәкилләре – татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар һәм башка халыклар тупланып һәм тату яшиләр.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Совет утырышында белдерде. Утырыш Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды.
Утырышта шулай ук Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин катнашты. Фикер алышуның төп темасы 2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру йомгаклары, шулай ук 2036 елга кадәр яңа стратегияне гамәлгә ашыру бурычлары булды.