Әлки муниципаль районында Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган тантаналы чара узды.
Тантанада хезмәт коллективлары вәкилләре, шулай ук Яшьләр патриотик берләшмәләре әгъзалары булган мәктәп укучылары катнашты.
Район башлыгы Александр Никошин җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул Әлки районы халкын шушы мөһим дата белән котлады, Россия Федерациясе Конституциясенең илнең һәр гражданы өчен хокуклар, ирекләр һәм тотрыклы үсешнең төп гаранты булуын ассызыклады.
Район башлыгы Александр Никошин һәм Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Әлки муниципаль районы буенча бүлекчәсенең миграция пункты начальнигы Ләйсән Миндубаева ундүрт яшькә җиткән яшь гражданнарга Россия Федерациясе паспортларын тапшырдылар.