Әлки муниципаль районына эш визиты белән «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале продюсеры Дмитрий Туманов килде.
Визит кысаларында Әлки районы башлыгы Александр Никошин белән очрашу булды, анда районда балаларның һәм яшьләрнең иҗади сәләтләрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Аннары Дмитрий Александрович Туманов җитәкчелегендә Әлки районының талантлы балалары һәм яшьләре өчен эстрада сәнгате өлкәсендә сәләтле булганнарны ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән тыңлаулар һәм мастер-класслар оештырылды.