Бүген Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин «Алтын Үзән»сәнәгать паркы территориясендә эшлекле киңәшмә үткәрде.
Хәзерге вакытта «Алтын Үзән» сәнәгать паркында җиде резидент үз эшчәнлеген алып бара. Паркта кече һәм урта бизнес предприятиеләрен урнаштыру өчен билгеләнгән буш җир кишәрлекләре бар.
Хөрмәтле производство секторы вәкилләре һәм эш башлаучы эшмәкәрләр, сез үзегезнең производстволарыгызны оештыру яки предприятиегезне тәкъдим ителгән мәйданчыкларда киңәйтү мөмкинлегенә ия. Сезне Әлки районы территориясендә хезмәттәшлек итәргә һәм бизнесыгызны үстерергә чакырабыз.
Киңәшмә барышында район башлыгы Александр Никошин сәнәгать паркы резидентлары вәкилләре белән агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышты.