Кар чистарту техникасы, юллардан йөрүне тәэмин итү өчен, урамнарда актив эшли. Беренче чиратта үзәк урамнар һәм мәктәп маршрутлары чистартыла.
Подряд оешмасы урамнардагы кар көртләрен бетерүгә кереште инде. Кар ява бару сәбәпле, көн дәвамында файдаланыла торган техника саны арта, дип хәбәр иттеләр Әлки муниципаль районы башкарма комитетында.