Ел саен 3 декабрьдә Россия исемнәре билгесез калган, Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерләрен биргән кешеләрнең батырлыгын хөрмәтли. Бу истәлекле көн барлык россиялеләрне берләштерә, батырлыклары мәңгегә рухи ныклык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булып калган үткән геройларга рәхмәт белдерергә мөмкинлек бирә.
Бу көнне Әлки районы китапханәләре балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү үзәкләренә әверелде. Тантаналы хәтер сәгатьләре, тынлык минутлары үткәрелде, Бөек Ватан сугышы солдатларының батырлыгы турында сөйләүче выставцияләр, әңгәмәләр һәм күргәзмәләр оештырылды. Мондый чаралар яшь буынга тарихи мирасның кыйммәтен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, ветераннарга хөрмәт тәрбияли һәм илебез өчен горурлык хисе тудыра.
Яшь укучылар арасында гражданлык җаваплылыгы тәрбияләүгә аерым игътибар бирелде. Һәр яшь кеше тарихи хәтерне саклауда шәхсән катнашуның мөһимлеген аңларга тиеш, чөнки нәкъ менә яшь буын аны саклау һәм киләсе буынга тапшыру эшен дәвам итәчәк.
Барлык чаралар да Россия җәмгыятенең рухи-әхлакый нигезләрен ныгытуга, үз иленең патриотларын тәрбияләүгә һәм яшьләрнең интеллектуаль потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында узды. Барлык катнашучыларга активлыклары һәм Геройларыбыз турындагы хәтерне саклауның әһәмиятен тирәнтен аңлаулары өчен рәхмәт белдерәбез.
Безнең уртак истәлегебез яраткан Ватаныбызның тынычлыгы һәм иминлеге нигезе булсын!
#ДеньНеизвестногоСолдата
#Патриотизм
#НПМолодежьидети