Әлки балалар музыка мәктәбе укучылары «Яңа ел планетасы»бөтенроссия конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар.
Конкурс йомгаклары буенча:
- 12 укучы лауреат булды,
- 3 укучы диплом белән бүләкләнде.
Барлык катнашучыларны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Укучыларны югары дәрәҗәдә әзерләгәннәре өчен педагогларга рәхмәтебезне белдерәбез.
Укучыларга һәм педагогларга киләчәктә дә иҗат эшчәнлегендә уңышлар, яңа казанышлар һәм һөнәри үсеш телибез.