«Кар җыябыз» хәйрия акциясендә катнашу

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре, шулай ук Әлки муниципаль районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы «Дуслык» отряды волонтерлары «кар җыябыз»хәйрия акциясендә катнаштылар.

Әлеге акциянең максаты өлкән яшьтәге гражданнарга йорт яны территорияләрен кар явым-төшемнәреннән чистарту юлы белән ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт иде. Чара өлкән буыннар алдында җәмгыятьнең социаль җаваплылыгының әһәмиятен ассызыклады һәм гражданнарның кышкы чорда халыкның зәгыйфь категорияләренә ярдәм күрсәтергә әзерлеген күрсәтте.

#Алькеевскийрайон

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International