Россия Эчке эшләр министрлыгының «Полицейский Кыш Бабай»Бөтенроссия акциясе старт алды

2025 елның 21 декабре, якшәмбе

Проект кысаларында полиция хезмәткәрләре балаларны Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре белән котлыйлар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы полиция подполковнигы Делюс Зарипов Махсус хәрби операциядә катнашучы Дмитрий сашинның балалары - Илья, Алена һәм Глебны шәхсән үзе котлады.

Акция 2026 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итә.

#Алькеевскийрайон

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International