Яңа ел алдыннан без барыбыз да тылсым көтәбез, әмма бу вакытта бигрәк тә балалар ышана. Алар, теләкләре һичшиксез тормышка ашачагына ышанып, Кыш Бабайга хат язалар.
Әлки районында «Теләкләр чыршысы»хәйрия акциясе узды.
Балаларга Яңа ел могҗизасына ышанырга җирле эшмәкәрләр ярдәм итәргә карар кылган. Әлеге акция кысаларында алар балаларның хыялларын тормышка ашырдылар, аларга уенчыклар, өстәл уеннары һәм башка бик күп нәрсәләр бүләк иттеләр. Һәр бала үзе хыялланганны алды.
«Теләкләр чыршысы " акциясе күрсәткәнчә, Әлки муниципаль районында балаларының хыялларын тормышка ашырырга әзер булган битараф булмаган кешеләр күп. Һәр баланың, бигрәк тә Яңа елда, Тылсым һәм могҗиза атмосферасын тоюы мөһим.