Бүген балалар иҗат йортында район башлыгының Яңа ел чыршысы узды. Бәйрәмгә 150 бала җыелды, алар арасында уку отличниклары, республика һәм район конкурсларында җиңүчеләр, шулай ук сәләтле балалар бар иде.
Район башлыгының Яңа ел чыршысы — районда төп Яңа Ел вакыйгасы. Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин балаларны котлады. Тамашачылар һәм катнашучылар белән бергә ул Яңа ел тамашасын карады.
"Балаларга елның уңышлы булуын телим. Моның өчен укырга һәм тырышып эшләргә кирәк», — диде район башлыгы үзенең сәламләү сүзендә.
Бәйрәм азагында һәр яшь тамашачы район башлыгыннан Яңа ел бүләге алды.