Әлки муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы район башлыгы Александр Никошин рәислегендә узды

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Әлки муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы район башлыгы Александр Никошин рәислегендә узды.

Утырыш кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- районның коррупциягә каршы көрәшне профилактикалау өлкәсендәге иҗтимагый советы эшчәнлеге турында; 
- норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертизаны оештыру һәм уздыру йомгаклары турында;
- 2025 елда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында.

Утырышта хокук саклау органнары, прокуратура вәкилләре, районның җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, муниципаль бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International