«Алексеевскдорстрой» ААҖнең Әлки участогы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев һәм «Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль директоры Марат Саттаров исеменнән өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм һәр тәрбияләнүчегә азык-төлек пакетлары тапшырдылар.