Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында яңа сервис эшләтеп җибәрү турында игълан итте.
Әлеге «СВО катнашучысы статусын раслау өчен QR-код» сервисы махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең мәдәни-спорт чараларына керү процедурасын гадиләштерү өчен билгеләнгән.
Хәзерге вакытта сервис мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә сынау режимында эшли.
Яңа сервистан файдалану өчен кулланучыга дәүләт хезмәтләренең мобиль кушымтасын ачарга, тиешле сервис битенә күчәргә һәм «алырга»төймәсенә басарга кирәк. Бу вакытта Оборона министрлыгының мәгълүмат системаларына сорау биреләчәк. Әгәр кулланучы турындагы мәгълүматлар табылса, аңа алга таба куллану өчен QR-код тәкъдим ителәчәк.