Өлкәннәрне табибларга илтеп җиткерү программасы: Татарстанның өлкән буын сәламәтлеге турында кайгырту

2026 елның 18 гыйнвары, якшәмбе

«Гаилә» милли проекты составына керә торган «өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында ел дәвамында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмаларына илтү буенча чаралар үткәрелә.

"Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм медицина учреждениеләре эшчәнлеген координацияләү нәтиҗәсендә 2025 елда районның медицина оешмаларына 65 яшьтән өлкәнрәк 1265 граждан китерелгән. 2026 елда Әлки муниципаль районының авыл җирендә яшәүче 1100 өлкән яшьтәге гражданга медицина хезмәте күрсәтү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International