Әлки районы мәгариф идарәсе методистлары командасы, белем бирү процессының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм педагоглар коллективына консультация ярдәме күрсәтү максатында, Карга гомуми белем бирү мәктәбенә килделәр.

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Әлки районы мәгариф идарәсе методистлары командасы, белем бирү процессының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм педагоглар коллективына консультация ярдәме күрсәтү максатында, Карга гомуми белем бирү мәктәбенә килделәр.

Визит кысаларында укыту-методик эшчәнлекне оештыруның торышына комплекслы бәя бирелде, шулай ук федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм программаларын гамәлгә ашыруга анализ ясалды. 9 нчы сыйныф укучыларын йомгаклау дәүләт аттестациясенә әзерләүгә аерым игътибар бирелде.

Визит барышында педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри компетентлыгын күтәрүгә, белем бирү методикаларын камилләштерүгә һәм укучыларның югары академик нәтиҗәләренә ирешүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы гамәлгә ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International