Югары Кәчи авыл клубы хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы белән бергәләп, авыл халкы җыйган гуманитар ярдәмне тапшырдылар .
Тапшырылган әйберләр составына ун маскировка челтәре, егерме бер кулдан ясалган мендәр һәм ике мең төргәк хуш исле үлән чәе кергән . Бу эшләнмәләр махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм күрсәтү өчен җирле халык тарафыннан махсус эшләнгән.