Бу истәлекле көн алдыннан С.М. Лисенков исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әлеге вакыйгага багышланган чара оештырдылар. Очрашуда катнашучылар блокаданың килеп чыгу сәбәпләре һәм шәһәр халкының ул дәһшәтле елларда күрсәткән батырлыгы турында белделәр.
Шулай ук ныклык һәм батырлык символына әверелгән легендар Тормыш юлы турында фильм күрсәтелде.