Базарлы Матак авылының «Ромашка» балалар бакчасында балалар «Светофор иле» буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар .
Өлкән төркемдәге балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган танып-белү дәресе үткәрелде. Аны тагын да кызыклырак һәм истә калырлык итү өчен, аларга кунакка юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Әлки профилактика бүлеге начальнигы килде . Ул балалар белән Юлларда куркынычсызлык турында әңгәмә үткәрде .