«Яшьләр һәм балалар» милли проекты, «педагоглар һәм Остазлар» ярдәмче проекты кысаларында Югары Осланның Советлар Союзы Герое Н.Ш. Зиннуров исемендәге гимназиясендә «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды.
Бу чарада биш районнан: Тәтеш, Югары Ослан, Әлки, Апас һәм Кайбыч районнарыннан иң яхшы педагоглар катнашты.
Ике көн дәвамында конкурсантлар балалар белән эшләүнең аларның иҗади сәләтләрен, үз-үзләренә ышанычларын һәм коммуникатив күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә торган уникаль методикалары белән уртаклаштылар. «Педагогик интервью» сынавында укытучылар үзләренең һөнәри принципларын һәм заманча белем бирүне күзаллауларын ачтылар.
Әлки муниципаль районыннан Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укытучылары Денис Ирдинкин-физик культура укытучысы һәм Айсылу Яруллина — Инглиз теле укытучысы чыгыш ясады.
#Алькеевскийрайон
#нацпроектМолодёжьиДети