Сыйфатсыз алкоголь продукциясе (суррогат) сәламәтлеккә зыян китерә һәм үлем сәбәбе булырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә шикле сыйфатлы алкоголь продукциясен, шул исәптән өй шартларында җитештерелгәнен, төнлә, шулай ук интернет-кибетләр аша сатып алынганын куллану куркыныч. Спиртлы эчемлекләрнең суррогатлары ике төркемгә бүленә: составында этил спирты булган алкогольне чын алмаштыручылар һәм ялганнары – составына ацетон, этиленгликоль яки метил спирты керә алган техник сыеклыклар. Суррогат алкогольле эчемлекләрдә булган токсиннар җитди агуланулар китереп чыгара, баш мие күзәнәкләренә җимергеч йогынты ясый. Суррогат эчемлекләргә бәйлелек акрынлап, ләкин гадәти алкоголь белән чагыштырганда кыска вакыт эчендә үсә. Кеше үз-үзен тотышы өстеннән контроль югалта башлый, кулланыла торган спиртлы эчемлекнең дозасын даими арттыра.