Оператив көндәлек фараз
2026 елның 24 апреленә
2026 елның 23 апрелендә 18 сәгатьтән 24 апрелендә 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшем юк. Көндез бераз яңгыр ява.
Җил көньяктан 7-12 м/с, көндез урыны белән 15-20 м/с тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +1..+3˚.
Көндез максималь температура +10..+13˚.
Консультация-2026 елның 24 апрелендә 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
24 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с (Казанда 15-18 м/с) тизлектәге көчле көньяк җиле көтелә.
Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.