Россия Федерациясе икътисадының кадрларга ихтыяҗын билгеләү - "Кадрлар" милли проекты бурычларының берсе.
1 апрельдән 2026 елның 1 июненә кадәр Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан эш бирүчеләрнең кадрларга перспектив ихтыяҗ турында Бөтенроссия сораштыруы уздырыла.
Сораштыру Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУнең цифрлы платформасында уза (prognoz.vcot.info/)
Сораштыру, беренче чиратта, эш бирүчеләрнең кадрлар ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән.
Кадрлар ихтыяҗын фаразлау, үз чиратында, сорашып белешү барышында мәгариф оешмаларында кабул итүнең (бюджет урыннары) контроль саннарын формалаштыру өчен нигез булып тора.