Хөкүмәтнең керемнәре тиешле суммадан аз гына артык булган күпбалалы гаиләләр өчен пособие алу хокукын саклап калучы яңа проекты буенча, Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге быел түләүне озайту өчен гариза биргән, әмма гаиләнең кереме аз гына артык булу сәбәпле мөрәҗәгате кире кагылган өч һәм аннан да күбрәк балалы барлык ата-аналарга түләүне автомат рәвештә рәсмиләштерә.
Кануннарга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, пособие алу чорында гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумына карата аз күләмдә, ягъни 10 %ка кадәр арткан очракта, яңадан мөрәҗәгать итеп, гаилә тагын бер ел дәвамында түләүләр ала алачак. Бу кагыйдә пособие алу чорында бары бер тапкыр гына кулланыла, ягъни, әгәр күп балалы гаилә, керемнең артуына карамастан, пособиене озайту мөмкинлегеннән бер тапкыр файдаланган икән , чираттагы озынайту вакыты җиткәч, икенче тапкыр бу кагыйдә инде эшләмәячәк.
Түләү балаларга региональ яшәү минимумының 50 % күләмендә билгеләнә. Татарстан Республикасында яшәү минимумы - 16 098 сум, ә аның 50% - 7 807,50 сум тәшкил итә. Карар турында мөрәҗәгать итүчеләргә "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша хәбәр итәчәкләр.
"Закон 22 майда үз көченә керәчәк, әмма пособие 2026 елның маеннан түгел, ә ел башында гариза биргән айдан билгеләнәчәк. Мәсәлән, әгәр керем арту сәбәпле пособие түләүдән баш тарту турындагы карар (Татарстан Республикасында бер кешегә яшәү минимумының 10%ыннан артмаса) гыйнварда бирелгән гариза буенча кабул ителгән булса, пособие 2026 елның гыйнварыннан билгеләнәчәк,” - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).