Әлки районында ике айлык хәрби җыеннарда катнашу өчен 55 яшькә кадәрге кандидатларны мобиль ату төркемнәре составына алу игълан ителде.
ҖЫЕННАРНЫҢ МАКСАТЫ: сәнәгать предприятияләрен очкычлар һөҗүмнәреннән саклау күнекмәләрен өйрәнү.
ҖЫЕН ПРОГРАММАСЫ:
2 атна - танк училищесында полигонда әзерлек:
-гамәлләр тактикасын өйрәнү;
-очкычларга каршы тору чараларын үзләштерү;
-ут коралларын әзерләү;
-төркемдә үзара бәйләнешне эшләү.
1,5 ай - сәнәгать объектларын саклау буенча практик дежур тору:
-УАЗ автомобильләрендә патрульлек итү;
-корал һәм пулеметлар кулланып хезмәт итү;
-куркыныч яулаганда - җавап бирү.
ШАРТЛАР һәм финанс тәэмин итү:
Эше булмаган кандидатлар өчен:
-Җыен тәмамлангач, Заинск һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә сакланучы предприятиеләргә эшкә урнашу;
-Җыеннарда катнашкан 2 ай өчен гомуми премия - якынча 300 000 сум;
-Бөтен җыен чорында киенү һәм туклану белән тулысынча тәэмин итү.
Эшкә урнаштырылган гражданнар өчен:
-төп эш урыны буенча айлык хезмәт хакын сакланып калуы;
-РФ Оборона министрлыгыннан өстәмә акчалата пособие - аена 25 000 сумнан 40 000 сумга кадәр (күләме хәрби дәрәҗәгә бәйле).
ТАЛӘПЛӘР:
- кандидатның яше - 55 яшькә кадәр;
- сәламәтлеге яхшы булуы (медицина комиссиясе раслый);
- куркыныч якынлашкан шартларда биремнәрне башкаруга әзерлек.
Яңа күнекмәләр алу, безнең төбәкнең куркынычсызлыгына өлеш кертү һәм финанс хәлегезне яхшырту мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Өстәмә мәгълүмат өчен Әлки районы Хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә аласыз:
Базарлы Матаки авылы, Солнечная урамы, 13 йорт яки телефон номеры буенча: (8 843 46) 2 01 06