Бүген Әлки районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады!
Без чыгарылыш укучыларын бу мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйга белән котлыйбыз! Алда сезне яңа офыклар, мавыктыргыч ачышлар һәм бик күп мөмкинлекләр көтә!
Хыялларыгыз чынга ашсын, һәр көн шатлык-сөенеч китерсен! Укытучыларыгызны исегездә тотыгыз, алар өчен соңгы кыңгырау - зур эшне тәмамлау.
Сезгә уңышлар һәм үз көчегезгә ышаныч!