Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
«Ныклы икән тамырлары Карганың!»
2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
Хәтерне мәңгеләштергән китап
Бүген каргалыларның җыелышып шундый чаралар үткәрү өчен менә дигән мәдәният йортлары бар. Хәйран гына еллар дәвамында ябык торган мәдәният йорты капиталь ремонттан соң яңарак кына халыкка хезмәт итә башлады. Әлеге бина шушы авыл егете, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ җитәкчесе Фоат Вәлиев ярдәме һәм тырышлыгы белән төзекләндерелде. Ремонт төгәлләнеп килгәндә монда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та булган иде. Ул яңа мәдәният үзәген караганнан соң Фоат Вәлиевка төзелеш эшләрен зәвык белән, чын осталарча башкаруны оештырганы өчен рәхмәтен дә белдерде.
Бүген авыл халкы һәм күп кенә кунаклар катнашында тәкъдим ителүче "Каргауыл" китабы да Фоат Вәлиев башлангычы һәм матди ярдәме белән дөнья күрде. Бу депутатның туган авылына һәм авылдашларына тагын бер игелекле хезмәте.
...Мәдәният йорты сәхнәсендә элекке авыл өе күренеше, түрдә - "Каргауыл" китабы. Кичәне алып баручы район мәдәният йорты хезмәткәрләре Ленар Гыймаев һәм Гөлия Яруллина тантанага кайткан хөрмәтле кунаклар белән таныштырдылар. Ә алар бүген шактый – яңа китапның автор-төзүчесе Гөлүсә Закирова, бизәлеш мөхәррире Люция Ишмакова, китап чыгару чыгымнарын күтәргән Фоат Вәлиев, китапның редакторы Рифкать Мифтахов, аны төзүчеләрнең беренче ярдәмчесе, тарихчы-галим Фаяз Хуҗин, тарих фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хәйри, Каргада туып-үсеп, республиканың төрле шәһәрләрендә дәрәҗәле урыннарда эшләүчеләр, мактаулы хезмәт ветераннары...
Билгеле инде, әлеге тантанага авылның аягында йөргән һәр кешесе килергә тырышкан. Читтән кайтучылар да шактый. Алга китеп шуны әйтәсе килә – туган авыллары турындагы китап тантанасы бик бай эчтәлекле үтте, күп кешеләрнең тәэсирле чыгышлары яңгырады.
Иң элек сәхнәгә дәү әни белән оныгы чыгып "хәтер" турында сөйләштеләр. Әйе, бу тормышта хәтер безгә кыйблабызны җуймыйча, ата-баба мирасын дәвам иттереп яшәргә ярдәм итә. Әмма кәгазьгә теркәлмәгән истәлек-хатирәләргә бик еш югалу куркынычы яный. Әнә шуны истә тотып "Каргауыл" китабы туган да. Бер мең данә тираҗ белән дөнья күргән әлеге саллы китапны эшләгәндә автор авыл тормышында якты эз калдырырлык бер генә вакыйганы, кешене, авылның төрле еллардагы яшәешен төшереп калдырмыйча, берәмтекләп җыеп, туплап язарга тырышкан.
Карганың үткәнендә – төбәк тарихы
Менә сәхнәгә Карга авылының, алай гына да түгел, Әлки һәм күрше Алексеевск районнарының хөрмәтле кешесе Фоат Вәлиевне чакырдылар.
–Бүген минем күптәнге хыялым тормышка ашты – авылыбызның бай тарихын чагылдырган китап дөньяга чыкты. Мин залда утыручы барлык авылдашлар исеменнән шушы китап өстендә эшләгән Гөлүсә Закировага, аның ярдәмчесе Люция Ишмаковага олы рәхмәтләремне җиткерәм,–диде Фоат Вәлиевич.–Алар әллә ничә мәртәбә авылга кайтып, йорттан-йортка йөреп, халык белән аралашып истәлекләр тупладылар, шулай ук Казан, Мәскәү архивларында утырдылар, Татарстан галимнәре, тарихчылары белән эшләделәр. Нәтиҗәдә авылыбызның, халкыбызның бик күптәнге тарихын үз эченә алган китап туды. Мин әлегә кадәр үземнең җиде буын ата-бабаларымны белә идем. Китап аша исә тугыз буынымны ачыклый алдым. Авылның һәр нәселе әлеге китап ярдәмендә үзенең буыннар чылбырын эзләп таба алыр. Әлеге китапны укып, безнең Карга халкы язмышы белән генә танышырга түгел, тирә-күрше авылларда, районда төрле чорларда халыкның ничек яшәгәнен, көн күргәнен ачык күзалларга була. Бу әдәби әсәр түгел, һәр битен укып, уйланып, фикерләргә күмелеп өйрәнә торган документаль басма. Авылларыбыз яшәсен дисәк, һәрберебез булдыра алганча аларга ярдәм итәргә тиешбез.
Әлеге бәйрәмгә якташыбыз, Камал театры артисты Әсхәт Хисмәт тә кайткан иде. Шул урында аның "Туган авылым" җырын сузып җибәрүе залда утыручыларны тагын да тәэсирләндерде.
Тыныч кына агылган "Каз канаты" көе астында сәхнәгә татар халкының милли киемнәреннән апалар, әбиләр чыкты. Алар элекке елларда үткәрелгән аулай өй күренешен сәхнәләштергән. Без монда онытылмас моңлы җырларны, мөнәҗәтләрне, бәетләрне дә ишеттек, биюләрне, төрле уеннарны тамаша кылдык.
Карга авыл җирлеге белән 1990 елдан бирле Рамил Минһаҗев җитәкчелек итә. Рамил Вакыйф улы Карамалы егете булса да, каргалылар бүген аны авылдашлары кебек күрәләр.Үз эшен ул авыл җирлекләре арасында күп яктан үрнәк куярлык итеп алып бара. Биредә яше-карты аны хөрмәтли, һәр эштә киңәшләшә. Рамил әфәнде әлеге китапны чыгаруда да нык тырышкан. Сәхнәдән ул авыл тормышында һәрьяклап ярдәм итүче Карга ул-кызларын атады. Авыл уртасында ял паркы төзетүдә, зират тирәсен тотуда, Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлне төзекләндерүдә, юллар салдыруда ярдәм итүчеләр шактый монда. Аларның кайберләрен сәхнәгә чакырып, алкышлар астында зурлап истәлекле бүләкләр дә тапшырды авыл башлыгы.
Нинди уллар үстергән авыл!
Авыллларда мәчет манараларын кисү шаукымы башлангач, Карга мәчетенең аен Шәгалләм бабай үз өенең чормасына алып кайтып яшерә. Ул вакытта бу гамәлне бик батыр йөрәкле кеше генә башкара алган. Диндар дип себер сөрүләре дә бар иде бит. Вакытлар үтеп, инде Шәгалләм бабай вафат булгач, аның өен сүткәндә мәчетнең ае табыла. Хәзер ул мәктәп музеенда саклана. Бүген, шөкер, Карга авылының игелекле ул-кызлары ярдәме белән яңа сулыш өрелгән мәчет эҗләп тора. Анда Ирек хәзрәт имамлык итә. Мәчеттә ул балаларга ислам нигезләрен дә өйрәтә. Ирек хәзрәт сәхнәгә күтәрелеп, тантанада катнашкан һәркемгә сәламәтлек, иман байлыгы теләп дога укыды.
Аннан сүз китап авторы Гөлүсә Закировага бирелде:
–Мин Карга авылы халкыннан көнләшәм. Сезнең авылыгыз тарихын чагылдырган китап чыгартучы улларыгыз бар. Без китапка авылның үткәнен һәм бүгенгесен мөмкин кадәр тулы итеп кертергә тырыштык. Әле авыл турында китаплар тагын да язылыр. Аның тарихын бүгенге, киләсе буыннар сурәтләр.
–Китапның бизәлеше минем төшемә керде,–ди Люция Ишмакова.– Бу басма өстендә мин бар тырышлыгымны куеп эшләдем. Сезнең аны ошатуыгызны күреп, бик сөенеп утырам.
Бу саллы хезмәткә үз өлешләрен керткән галимнәр дә фикерләре белән уртаклаштылар. Галим Фаяз Хуҗин китапка бәяләмәсендә Алпардан мәрхүм тарихчыбыз Кадыйр ага Сибаевның сүзләрен искә алган. Кадыйр ага "Нишләп балаларга тарих фәнен укытуны Мисыр фиргавеннәреннән ... башлыйбыз икән, үзебезне гаилә, мәктәп, авыл тарихын өйрәнми торып, газиз халкыңа мәхәббәт тәрбияләп булмый бит инде", дия булган. Фаяз Хуҗин китап чыгаручыларның әнә шул асыл юлны сайлап эшләүләрен югары бәяләде.
Әнвәр Хәйри исә :
–Бу китапка тулы бер институт галимнәре куйган хезмәт дәрәҗәсендә мәгълүмат кергән. Аның кыйммәте еллар үткән саен арта гына барачак,–диде. Ул "Каргауыл" китабын бу төбәктәге мәктәп балаларына тарих укытканда ярдәмлек итеп файдаланырга да мөмкин булуын белдерде.
Кичә шактый озак дәвам итте. Без әле музыкаль бүленешләрдә Камал театрында бүген Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл"ндә Булат ролен башкаручы Ришат Әхмәдуллинның моңлы җырларын да тыңладык.
Әлеге тантанадан соң кулга тизрәк "Каргауыл" китабын аласы килде. Анда тасвирланган авыллар, халкыбыз язмышын күз алдыма китерә-китерә битләрен ачам. Нинди хәзинә бит бу. Һәр авыл турында шундый китап булдырасы иде. Мәктәпләрдә балалар йотлыгып-мавыгып шуларны өйрәнеп үссә, киләчәктә аларның иң дөрес юлдан китәсенә ышаныч артыр иде.
"Каргауыл" китабы районның һәр китапханәсенә, мәктәбенә таратылачак, диделәр. Сез дә күрерсез, укырсыз әле аны.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
Балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация бирү өчен “Кайнар линия”
Балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация бирү өчен “Кайнар линия”
12
май, 2026 ел
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз