Балага татлы Яңа ел бүләген ничек сайларга?

2013 елның 20 декабре, җомга
Яңа ел бүләкләре сайлаганда бик игътибарлы булырга, аларны кибетләрдә, сәүдә базаларында, рәсми базарларда сатып алырга тырышырга кирәк. Бүләкнең маркировкасына һичшиксез игътибар итегез. Татлы Яңа ел бүләкләре алганда кулланучы товарның сыйфатын һәм хәвефсезлеген раслаучы документлар белән танышырга хокуклы.
Кондитер җыелмасы составына балалар уенчыгы кергән икән, ул балага зыян китермәслек һәм һичшиксез упаковкада булырга тиеш. Ашамлыклар сайлаганда тиз бозылмый торганнарына (йогуртлар, кремлы кондитер әйберләре булмасын) өстенлек бирергә кирәк.
Балалар өчен нинди тәм-том алу кулайрак соң? Билгеле,  алар махсус балалар туклануы өчен җитештерелгән булырга, составларында синтетик буяулар һәм тәмләткечләр булмаска тиеш. Бу хактагы мәгълүмат товарның тышына языла. Балалар өчен иң яхшысы мармелад, җелелы конфетлар яисә зефир сатып алу. Алар табигый ризыклар нигезендә әзерләнә, бала организмы өчен файдалы да.
Билгеле инде, Яңа ел бүләге шоколадсыз булмый. Ә бит шоколад баланың иммун системасына, матдәләр алмашынуга уңай тәэсир итүче антиоксидантларга да бай. Бәләкәй балалар өчен бүләкләргә карамель һәм суыра торган конфетлар салмау хәерле, чөнки алар теш эмален зарарлый һәм кариес китереп чыгара.  Яңа еллар котлы булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International