Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
«Туган илгә тугры булыгыз!»
2013 елның 20 декабре, җомга
Очрашу Россия гимны белән башланып китте. Аны зал аягүрә басып тыңлады. Аннан сүз Юхмачы мәктәбендә эшләүче "Йолдыз" хәрби-патриотик клубы әгъзаларына бирелде. "Йолдыз" клубы 2007 елда районда беренчеләрдән булып оешты. Клубка йөрүчеләрнең хәзер үз уставы, флагы, үзләренә генә хас традицияләре бар. Клуб белән укытучы Андрей Романов җитәкчелек итә. Биредә балаларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү буенча күпкырлы эш алып барыла.
"Йолдыз"лылар районыбызның горурлыгы булган Советлар Союзы Геройлары – Алексей Чулков, Кузьма Афанасьев, Степан Крайнов, Гордей Филиппов, Зиннәтулла Исхаков, Галимҗан Шәһвәлиев, аларның Бөек Ватан сугышында кылган батырлыклары турында бик эчтәлекле әдәби-музыкаль композиция әзерләгәннәр иде. Геройларның фоторәсемнәре, алар хакындагы мәгълүматлар экранда да чагылыш тапты.Балаларның чыгышлары, экрандагы картиналар тамашачыларны дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларына кайтаргандай булды.
Кичә 20нче гасырда булып үткән сугышларда – 1914 елгы Беренче бөтендөнья, 1918 елгы Гражданнар сугышларында, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында, 1969 елгы Кытай чигендәге бәрелешләрдә, 1979 елда башланган Әфган сугышында, 1994 елда һәм анан соң Чечняда булган сугышчан хәрәкәтләрдә башларын салган солдатларны искә алу белән дәвам итте.
"Йолдыз" хәрби-патриотик клубының үз традицияләре бар, дигән идек. Шуларның берсе – һәр өч ел саен үз сафларына яшь курсантларны кабул итү. Менә бүген дә клуб яңа әгъзалар белән тулыландырылды. Хәрби ант кабул итеп клубка кергән яшь курсантларга таныклыкларны Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков тапшырды.
–Мин сезне бу истәлекле вакыйга белән тәбрик итәм. Киләчәк тормышыгызда әле сезне күп сынаулар көтә. Авырлыкларга бирешмәгез, балалар. Сез безнең киләчәгебез, өметебез, нинди генә хәлдә дә туган илебезгә тугрылыклы булып калыгыз!–дип мөрәҗәгать итте укучыларга Лев Яковлевич.
ДОСААФ җирле оешмасы җитәкчесе Марат Хөснетдинов Юхмачы мәктәбенең директоры Петр Чулковка, клуб җитәкчесе Андрей Романовка патриотик тәрбия юнәлешендә зур эш башкарулары өчен рәхмәт җиткерде.
–Биш ел элек миннән бер укытучы: "Нәрсә соң ул патриотик тәрбия?"–дип сораган иде. Бүген без сезнең белән патриотик тәрбиянең – балаларда туган илне ярату, Ватанга бирелгәнлек хисләре тәрбияләүнең чын асылын "Йолдыз" клубы эшчәнлеге аша күрдек,-диде ул.
Юхмачы мәктәбе укучылары арасында Ватан геройлары көне уңаеннан үткәрелгән рефератлар бәйгесенә дә йомгак ясалды. Алдынгы урыннарны алган Эльвира Хафизовага, Айгөл Гыйззәтуллинага, Алинә Гобәйдуллинага Марат Хөснетдинов Мактау грамоталары тапшырды.
Әлеге кичәдә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова:
–Бүтән мәктәпләрдә дә патриотик тәрбия Юхмачы мәктәбендәгедәй югары дәрәҗәдә оештырылсын иде,–дип билгеләп үтте.
Базарлы Матак урта мәктәбе укытучысы Сергей Платоновның Смоленск өлкәсендә казу-эзләнү эшләре алып барганда табылган чын солдат каскасын һәм саперлар көрәген Юхмачы мәктәбе музеена тапшыруы кичәнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе булды.
Аннан соң актлар залында булган бар халык мәктәп каршындагы Советлар Союзы Герое Алексей Чулков һәм Ватан өчен башларын салган барлык юхмачылылар истәлегенә куелган һәйкәл янына юнәлде. Илебезне саклап һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәл итәгенә венок һәм чәчәкләр салынды.
Кичә Юхмачы мәктәбендә 1984 елдан бирле эшләп килүче бай тарихлы музейга экскурсия белән төгәлләнде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
Балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация бирү өчен “Кайнар линия”
Балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация бирү өчен “Кайнар линия”
12
май, 2026 ел
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз