Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Килеп җитә могҗизалы бәйрәм көннәре...
2013 елның 21 декабре, шимбә
Яшел чыршы, якты балкы!
Ел саен районда Яңа ел чыршысын бизәү буенча конкурс үткәрелә, аның нәтиҗәләре бәйрәм кичендә Төп чыршы янында игълан ителәчәк. Әмма эш конкурста гына түгел бугай, үз учреждениеләрен бизәүгә, каршына Яңа ел символын балкытып куюга коллективлар елдан-ел зуррак игътибар, күбрәк күңел җылысы бирәләр. Шулай ямьлерәк бит, шулай кызыграк бит!
Районның Төп чыршысы да менә атнадан артык инде төрле төсләргә кереп балкый. Аны урнаштыру һәм бизәү Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитетына йөкләнгән. Чыршыны бизәү өчен 38 мең сумлык гирляндалар гына сатып алынган! Яңа ел бизәгенең төп кәүсәсе инде берничә ел хезмәт итә, ул тимердән эретеп ябыштырылган. Ә ботакларын ел саен район урман хуҗалыгы бирә.
Ләкин бер кечкенә генә тәкъдим дә кертәсе килә: Чыршылар кич-төннәрен бик матур, билгеле. Әмма көндез аларга бәйрәмчә бизәкләр җитеп бетми. Ялтыравык шарлар, уенчыклар эленсә иде аларга. Ә Төп чыршыга элү өчен уенчыклар ясау буенча мәктәп балалары арасында бәйге үткәреп булыр иде. Иҗат йортындагы түгәрәкләргә йөрүчеләр нәрсәләр генә уйлап тапмыйлар һәм ясамыйлар бит! Мөгаен, Төп чыршыны бизәүгә бик тә шатланып алыныр иде алар.
Бәйрәм кичәләре: олылар да күңел ачар, балалар да сөенер
Яңа ел кичәсе – елның иң көтеп алынган, күңелле, эчкерсез бәйрәме ул. Аны балалар гына түгел, олылар да үзенчәлекле, истә калырлык итеп үткәрергә тели. Район башкарма комитетының мәдәният бүлегендә безгә мондый мәгълүмат бирделәр:
27 декабрьдә "Яңа ел буталышлары" ("Новогодняя путаница") дигән тамашага инвалид балаларны чакырачаклар. 30 декабрьдә кичке 8дә район мәдәният йортында олылар өчен бал-маскарад үткәрелә. 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә район үзәгендәге Төп чыршы тирәсендә зур Яңа ел тамашасы булачак.
Район авыллары клубларында 26-30 декабрьдә кечкенәләр өчен Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уеннары үткәрелә. Ә 30-31 декабрь төнендә авылдашлар бергәләп 2014 елны каршы алачак.
Балалар иҗаты йорты да бәйрәм алды көннәрендә гөрләп торачак. 26 декабрьдән биредә төрле учреждение-предприятиеләр хезмәткәрләре балалары өчен бәйрәмнәр үткәрү күздә тотыла. 30 декабрьдә төрле фәннәр буенча олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңгән, үзешчән сәнгатьтә, мәктәп тормышында актив катнашкан иң яхшы укучылар район башлыгы Чыршысына чакырыла.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
Балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация бирү өчен “Кайнар линия”
Балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация бирү өчен “Кайнар линия”
12
май, 2026 ел
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз