Президентка нинди сорау бирер идегез?

2013 елның 21 декабре, шимбә
Алмаз Зарипов, эшмәкәр, Базарлы Матак авылы:
–Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү хакында күптәннән сүз алып барыла. Ә чынлыкта эшмәкәрләргә эшләү көннән-көн авырая. Салымнар артып тора. Быел эшмәкәрләргә мәҗбүри пенсия иминияте взносы елга 35 мең сумга җитте. Мин белгән күпме эшмәкәр бу кадәр түләүне күтәрә алмыйча эшен ябарга мәҗбүр булды. Ә бит берничә ай элек, Владимир Владимирович, Сез үзегез дә бу проблемага игътибарыгызны юнәлтеп, эшмәкәрләргә пенсия взносының күләмен үзгәртү зарурлыгы хакында әйткән идегез. Әлеге мәсьәлә эшмәкәрләр файдасына хәл ителерме? Кибетләр тотучы эшмәкәрләргә аеруча авыр хәзер. Читтән килеп урамда сату итүчеләр бик күбәйде. Ә бит читләр безнең кебек җирле бюджетка салым түләми. Сәүдә итү кибетләрдә генә калдырылачак, дигәннәр иде, ул чынлап та шулай булырмы?

Галина Самарина, Борискино авыл җирлеге башлыгы:
–Балалар үстерүче гаиләләрнең матди хәленә кагылышлы сораулар бирер идем мин Президентка. Мәгълүм булганча, аз керемле гаиләләргә һәр балага 200 сум күләмендә айлык пособие түләнә. Бигрәк аз акча бит бу. Ә шуның өчен әти-әниләргә күпме документлар җыярга, безгә никадәр белешмә тутырырга туры килә. әлеге пособиене арттырырга вакыт түгелме? Тагын бер соравым гаилә (ана) капиталы турында. Икенче бала тугач бирелә торган бу капитал гаиләләргә зур ярдәм, билгеле. Әмма ул, азрак суммада булса да, өченче, дүртенче бала тугач та бирелсен иде. Ана капиталы сертификатын алгач та күпләр аны акчага әйләндерү ягын карый. Намуссыз риелторлар моннан бик оста файдалана: капиталның зур суммасын үзләренә алып калалар. Ә нигә ана капиталын башта ук әни кешенең счетына күчермәскә? Балалар үстергәндә үзе кирәк тапканча куллансын иде гаилә ул сумманы.

Люция Мөхәммәтҗанова, хуҗабикә, Югары Әлморза авылы.:
–Илбашына сорауларыбыз күп безнең. Без дигәнем – менә хәзер каз өмәсенә җыелган авыл хатыннары. Әйтик, нигә пенсияләр бик аз арта? Җан асрарга да җитмәслек пенсия алучылар бар бит авылда. Азык-төлек, бензин бәяләре ник көннән-көн үсә? Яшьләребез турында ник кайгыртмый икән хөкүмәт? Укып чыккан белгечләрне "стаж кирәк" дип эшкә алмыйлар. Стаж туплансын өчен башта эшкә урнашырга кирәк бит. Еллар буе кеше почмагында яшәргә мәжбүрләр яшьләр. Нигә аларга социаль ипотека буенча фатир алу мөмкинлекләрен киңәйтмиләр? Ә авылда яшьләргә барыр урын юк. Клубларның эшен җанландырасы иде.

Ольга Скрипачева, Югары Колчурино урта мәктәбе укытучысы:
–Элек безнең әниләр укып профессия алгач үз белгечлекләре буенча эшкә урнаша, әйбәт хезмәт хакына исәп тота алган. Ә бүгенге яшьләрнең күбесенә мондый мөмкинлек юк. Уку йортын тәмамлагач эш таба алмый интегәләр. Урнашсалар да, хезмәт хаклары бик кечкенә, фатирга түләрлек кенә. Яшьләребез үз белгечлекләре буенча хезмәт урыннары, лаеклы эш хакы белән тәэмин ителсен иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International