2013 елдан башлап, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 09.06.2016 №386 карары нигезендә, ел саен Татарстан Республикасында эшләүче яшьләрнең «Безнең вакыт – безнең заман»ачык республика телевизион иҗат фестивале үткәрелә.
2016 елдан фестивальгә ел саен үткәрелә торган статус бирелде.
2019 елдан башлап фестивальгә ел саен ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы бирелә.
Фестиваль кадрларның яңа буынын формалаштыру һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыру, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу буенча мөһим функцияне башкара. Фестиваль яшь хезмәткәрләрне үз-үзләрен тормышка ашыруга, уңышка ирешүгә омтылуда берләштерергә һәм шуның белән бергә республиканың кадрлар потенциалын үстерергә ярдәм итә.
Фестиваль зона турларын да кертеп, берничә этапта уза.
2026 елда XIV Фестиваль 2026 елның 1 мартыннан 16 ноябренә кадәр уза:
Чаллы шәһәре (16-17 октябрь),
Әлмәт шәһәре (23-24 октябрь),
Яшел Үзән шәһәре (6-7 ноябрь),
финал Казанда (13-14 ноябрь);
Казан шәһәрендә гала-концерт (16 ноябрь).
Һәр оешма катнашу өчен команда, коллективлар яки аерым башкаручылар җибәрергә хокуклы. Конкурс көннәрендә катнашучылар «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты»номинацияләрендә ярышалар. Конкурс көннәренең ахыры булып зона турларының гала-концертларын уздыру тора, аларда 1,2,3 урын ияләре бүләкләнә, төрле номинацияләрдә махсус призлар тапшырыла һәм гомумкоманда зачетына йомгак ясала.
Зона турлары нәтиҗәләре буенча жюри рәисе һәм генераль продюсердан махсус чакырулар алган аерым коллективлар яки башкаручылар фестиваль финалында катнаша.
Фестивальнең финалына узган оешма командасы өстәмә рәвештә «безнең предприятие-минем илемнең горурлыгы! " темасына Визитка – презентация әзерли.».
XIV фестивальгә гаризаны 2026 елның 2 октябренә кадәр сайтта бирергә мөмкин www.bzzm.ru/.