2025 елда Югары Әлморза мәктәбенә 35 млн. сумлык капиталь ремонт ясалды. Хәзерге вакытта Әхмәт мәктәбендә ремонт эшләре бара, бүлеп бирелгән акчалар күләме 41 млн. сум тәшкил итә.
Соңгы ике уку чорында барлык мәктәпләрнең хезмәт кабинетлары өчен 1 млн. сумнан артык күләмдә җиһазлар кайтарылды.