Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Урамнар гына түгел, күңелләр дә яктырсын
2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Ел үтеп китте. Әлеге салымны халыктан җыю, авыллар урамнарын яктырту турында район җитәкчелеге үткәргән киңәшмәләрдә даими сөйләнде, мәсьәлә гел контрольдә тотылды. Зур эш башкарылды, әмма күпчелек авылларда урамнар әлегәчә караңгы. Редакциягә Апак авылыннан берничә тапкыр шылтыратып, багана башларына кайчан лампалар эленә инде, без бит акчасын ай саен түлибез, диделәр. Бу җирлектәге Каракүлдә бары мәктәп янәшәсендә генә бер лампа яна икән. Борискино урамнары да караңгы. Югары Колчуринода мәктәп яны гына яктыртыла, ә ай саен һәр кешедән 35әр сум акча җыялар. Кошкидан ачулы бер ир-ат: "Ут та юк, акчасын да түләмибез, булмаган ут өчен акча бирү аны койма аша урамга ташлау белән бер бит",–дип җавап бирде. Төгәлбәйдә дә айлык 35 сумны кем түли, кем исе дә китми икән, чөнки ут юк. Һәм мондый җавап-фикерләрне башка авыллар халкыннан да ишетергә була.
Бу бит, җәмәгать, саескан турындагы әкияттәгечә килеп чыга түгелме? Сумала җәелгән түбәгә килеп утырган саесканның койрыгы ябышкан. Аны тартып алган үзе, әмма борыны белән сумалага төртелгән. Томшыкны коткаргач, янә койрык "әсирлеккә эләккән"... Авыллар урамнарын яктырту өчен акча кирәклеге һәркемгә аңлашыла, ә бюджетларда мондый чыгымнар каралмый. Әгәр авыл халкы, мәсьәләнең асылын аңлап, тиешле акчаны тиз генә җыеп бирсә, электр баганалары башларына лампалар да эленер иде. Ә безнең урамда ут юк, дип шушы 35 сумны да түләүдән баш тарту иң ансаты инде ул. Монда әле хәйләләргә тырышу да сизелә: мин акчамны кесәмнән чыгармый торыйм әле, башкалар түләсен әнә, бәлки, шулай янда калырмын...
Ә авылларны яктырту эшләре дәвам итә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ринас Сәлахов биргән мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә авылларда 2012 лампа эленгән инде, һәм аларның 1616сы урамнарны яктырта. Каргада, Түбән һәм Югары Кәчидә, Үргәгарда, Ташбилгедә, Иске Чаллы җирлегендә, Иске Камка, Карамалы һәм Мәүләшәдә лампалар я инде барысы да кабынган, я урнаштырып бетергәннәр. Өстә телгә алынган Апакта эш бармый, анда әле бишенче чыбык сузылмаган, бер электр баганасын алыштырырга кирәк. Авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхмәтуллин әйтүенчә, халыктан акча җыю бик авыр, җыелмаган салымнар 40 мең сум тәшкил итә икән. Базарлы Матакта мәчетләр һәм чиркәү янына өстәмә 6 яктырткыч куелган. Иске Әнҗерәҗә 10 лампа яна башлаган. Демидовка авылында 20 лампа урнаштырылган. Иске Алпарда 9 мең сум акча җыеп күчергәннәр, 5 яктырткыч сатып алганнар. Иске Матакта 600 метр электр үткәргеч алып, тагын 3 лампа элеп куйганнар. Кыскасы, эш, төрле темплар белән булса да, барлык җирлекләрдә дә алып барыла. Шулай булгач, бу җирлекләрдә яшәүчеләр дә референдум карарын искә төшереп (ул бит шунда яшәүчеләр тавыш биреп кабул ителгән), үзара йөкләнгән салымны түләсеннәр иде.
Фирдәвес Вәлиева, Түбән Әлки:
–Бездә халык бу эшкә күмәк кушылды, акчаны да түләп тора (почта ташучы мин, бу салымны үзем җыям). Шуңа урамнарыбыз да яп-якты. Авыл җирлеге советында эшләүчеләргә рәхмәт.
Фаик Камалов, Үргәгар:
–Бездә эшне тиз тоттылар. Авылыбыз урамнары хәзер бик якты, төнлә бер-береңә кунакка йөрергә дә күңелле, кичләтеп эштән, укудан кайтучыларга да уңай.
Василий Севрикеев, Югары Матак:
–Урамнарда утлар яна, якты, халык бик канәгать.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
Балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация бирү өчен “Кайнар линия”
Балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация бирү өчен “Кайнар линия”
12
май, 2026 ел
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз