Юристлар бушлай ярдәм итә

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
20 декабрьдә   чираттагы бушлай юридик консультация көне игълан ителгән иде. Юристлар  янына ярдәм сорап сигез кеше килде. Халыкны мирасны рәсмиләштерү, хезмәт хакын үзвакытында түләү, ташламалы пенсия алу, өстенлекле программалар нигезендә тораклы булу мәсьәләләре һәм башка төрле проблемалар кызыксындыра. Нотариус Лилия Казанбаева, юрист Шамил Хәйруллин һәм прокурор урынбасары Булат Юсупов гозер белән килгән һәркемгә юридик мәсьәләләр буенча җентекле консультация бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International