Ике авыл арасында адашу

2013 елның 28 декабре, шимбә
1994 елның декабрендә көчле бураннар булды. Мәктәптә югары сыйныфта укыган чагым иде бу.
Ул елларда кибетләрдә бөтен нәрсә дефицит иде. Кем каян, нәрсә табыштыра... Чыршы бәйрәмнәре үткәрергә бүләкләрне Алексеевск районыннан алып була икән,  дигән хәбәр ишетелгәч, бер укытучы апа, балалар бакчасы тәрбиячесе һәм мин ат җигеп Бибай Чаллысы аша күрше районның Чибили дигән урыс авылына юл тоттык. Мин кучер урынында инде.
Без юлга чыкканда көндезге сәгать бер тирәсе иде. Әллә ни көчле булмаса да, буранлап тора. Күңеллләр күтәренке, көлешә-көлешә сөйләшеп бардык. Бибай Чаллысын узгач бер тау төшеп мендек. "Моны истә тотарга кирәк",–дип әйтеп куйды укытучы апа.
Дөрестән дә, Чибили кибетендә безгә кирәкле әйберләр бар иде. Шуларны сатып алдык та кайтырга чыктык. Барабыз, барабыз, әмма тау да, юл да юк. Шактый озак баргач, адашканыбызны аңладык. Теге тауны урап узганбыз, күрәсең. Бер-беребезне борчырга теләмәсәк тә, һәммәбез эчтән хафаланабыз. Шулай йөри торгач, ниһаять, алда ут яктысы күренде. Күңелгә җылы йөгерде. Әмма иртә шатланганбыз икән. Адашып йөри-йөри кире Чибилига барып кергәнбез булып чыкты. Ә бит бу авылдан ике сәгать элек чыгып киткән идек. Бер мәрхәмәтле бәндәне очратып, юлны сораштык. Бераз акча да биргәч, ул безне тау төшеп күтәрелгәнче озата килде. Аннан Бибай утлары да күренде, безне урман каравылчысы Фоат абый да куып тотты.
Яңа Чаллыга кичке сәгать сигездә генә кайтып җиттек. Өйдә дә борчылганнар, эзләп тә чыкканнар. Нишлисең, ул вакытта хәзергедәй кәрәзле телефоннар юк бит. Анысы түгел, линияле телефоны да конторда гына иде аның.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International