«Өйгә кайтып йоклагыз!»

2013 елның 28 декабре, шимбә
Инде барырга җыенгач, күбесе теге яки бу сәбәп белән өйгә кайтырга кирәклеген искә төшерә. Сыйныфташны котларга дигән җаваплы миссияне Андрей белән Гөлназга тапшыралар. Болар тудыру бүлегенә килеп, коридорга чакырып чыгарып Наташаны котлыйлар. Шунда кызлар ниндидер йомыш белән шәфкать туташлары бүлмәсенә кереп китә. Ә Андрей коридор ишек төбендәге кушеткада утырып кала һәм Гөлназны көтә-көтә йоклап та китә. Әллә инде кызлар аның хакында оныталар, әллә уятырга теләмиләр - белмим.
Егет ишек шакыган тавышка уянып китә. Тышкы яктан кагалар, кайсыдыр иртәнге сәгать биштә бәбигә авырый башлаган икән. Ишекне ачарга дип икенче каттан төшкән санитарка, Андрейны күреп: "Сезнең хатыныгыз әле бәбиләмәде, өйгә кайтып йоклагыз, балагыз тугач шылтыратырбыз",–ди. Ул аны киченнән тудыру бүлегенә кергән хатынның ире дип уйлаган икән.
Билгеле инде, егет санитарка кушканча эшли: өйгә кайтып йокларга ята. Тик аңа тудыру йортыннан шылтыратканнарын көтәсе булмый, ул чагында өйләнмәгән иде бит әле ул.
Роза РОДИОНОВА,
Базарлы Матак авылы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International