Шатлык белән кайгы янәшә

2013 елның 28 декабре, шимбә
2012 елның 31 декабрь кичендә клубыбызда концерт булды. Ә аннан соң конкурслар башланды. Мин һава суларга дип урамга чыктым. Клуб тирәсендәге кешеләр яныннан бераз читкәрәк киткәч, юл буенда үзе генә басып торучы берәүне күреп алдым. Якынрак килсәм, 5-6 яшьләрдәге малай төнге күк йөзенә карап тора.
–Йолдызларны күзәтәсеңме?–дим.
–Юк, мин әнигә карыйм,–ди ул әкрен генә тавыш белән.
–Синең әниең клубтадыр, мөгаен. Әйдә, керәбез.
–Юк, ул клубта түгел. Әнә, һавадагы иң якты йолдызны күрәсеңме? Минем әни ул. Ул бик еракта да, якын да. Әнием минем йөрәгемдә. Әти әйтә, аңа безнең яннан китәргә кирәк булды, әмма ул безне бик сагына, ди.
Минем күзләремә яшь тулды. Йөрәгем кысылып куйды: бу малайның әнисе үлгән икән бит. Кесәмдә шәмнәр бар иде, тиз генә клубка кереп дусларымнан шырпы алып чыктым да шәм кабызып ак кар өстенә куйдым.
–Бүген могҗизалар төне. Менә бу шәмне кечкенә генә йолдыз, ягъни синең әниең дип күз алдына китерик. Әниең күктән синең яныңа төшкән,-дидем малайга. Ул шатланып елмаеп куйды. Аннан мин аңа күңеленнән теләк теләп шәмне сүндерергә куштым.
–Беркемнең дә әнисе кайтмаска дип еракка китмәсен иде. Барлык балалар да бәхетле булсын. Ә бәхет ул әти-әниең булу,–дип теләген кычкырып әйтте кечкенә тарнышым. Мин аны кочагыма алдым да елап җибәрдем. Менә бит, кечкенә генә бала, ә үзенә уенчык-фәлән сорамый, хәтта әнисен кире кайтаруны да үтенми, күрәсең, моның мөмкин түгеллеген аңлыйдыр. Ул бүтән балаларның әти-әнисез калмавын тели. Мин аны юата башладым, ә үзем елаудан туктый алмадым.
–Елама, кирәкми,–диде малай.–Алай әнине кайтарып булмый, мин инде моны беләм.
Яңа ел төнендә булган бу очрашу гомерлеккә минем хәтеремә уелып калды.Тормышта бәйрәмнәр, шатлык-куанычлар белән беррәттән югалтулар, хәсрәт һәм үкенечләр дә булып торуын мин шунда тагын бер кат аңладым.
Анастасия Белова,
Иске Тахтала авылы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International