Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Уңганнарга уңыш юрый Ат елы
2013 елның 28 декабре, шимбә
Авылга, аның табигатенә дә, хезмәтенә дә гашыйк, урман-кырларына, җәнлек-хайваннарына мөкиббән Фәниснең атларны яратуы балачактан килә бугай. Аның әтисе Рәшит абый заманына күрә шактый ишле ат асраган. Мәктәптә укыганда берничә мәртәбә район Сабантуенда ат чабышларында да катнашкан әле Фәнис.
Эшмәкәрлек белән байтактан шөгыльләнүче, мал-туарны да күпләп асраучы бу ир-егет күңелендә инде күптәннән бөреләнгән атлар үрчетү хыялын ниһаять тормышка ашырырга тәвәккәлләгән. Әйе, бик тә тәвәккәл адым була бу. Бер ел элек бөтен йорт-җирен, мал-мөлкәтен залогка куеп, берсе-берсе 70-80 мең сум торган илле баштан артык нәселле елкы алып кайта ул Башкортстаннан.
Көнне-төнгә ялгап эшләп, тырышып-тырмашып бурычларны да түләп бетерә. Авыл башында атлар өчен менә дигән ферма бинасы да төзеп куя. Билгеле, "Гаилә фермасы" дәүләт программасында катнашып, ике миллион сумлык грант отуы бу эшләргә бик зур ярдәм була. Әлеге грантны алуда нык булышкан район җитәкчеләренә бик рәхмәтле ул.
Фәниснең гаилә фермасында атлар саны инде 100дән арткан. Әнә алар иркен утарда коры печән уртлыйлар, аз гына буранлап торган җилле һавада нәфис ялларын тузгытып, уйнаклап та китәләр. Көрән, аксыл һәм безнең өчен ятрак булган, ике як сыртына да ак буйлар сузылган "канатлы" атлар... Болар әле бер мәртәбә дә тәртә арасына кермәгән, гомумән, безнең яклар өчен яңа токым – Башкортстанның Себер белән чиктәш таулы-урманлы-сазлыклы районнарында үрчетелгән нәселле татар атлары. Сүз сөрешеннән шул аңлашылды: нәкъ шушындый нәселле атларны Фәнис күптәннән эзләгән икән инде.
–Болар бит кырыс табигать шартларында үскән, салкынга чыдам, сазлыкта да, урманда да үзләренә азык табып тамакларын туйдыра алган үзгә токым, – дип сөйли фермер.–Тагын бер безнең өчен бик мөһим өстенлекле яклары: бу атлар кигәвеннән курыкмый. Аларның тәненә канэчкеч бөҗәкләрне качыра торган сыеклык бүленеп чыга. Быел җәй буе Батаган урманнарында утлады алар. Үзебезнең атлар кигәвен талаудан кая барып бәрелергә белмәгәндә болар исләре дә китми үлән ашап йөрде.
Көчле һәм тәкәббер бу бахбайлар өчен бүреләр дә куркыныч түгел икән.
Дөрес, әлеге атлардан тиз генә табыш алуга исәп тотып булмый. Аларны ким дигәндә биш ел күпләп үстереп сатканда гына файда күреп булачак.
Ат янында үзең ат булырга, ат шикелле җигелеп эшләргә кирәк, дигән иде берәү. Гаилә фермасындагы бу атларны йөзләгән башка җиткереп үрчетү, алардан табыш алу дәрәҗәсенә җиткерү өчен фермерга никадәр киртәләрне җиңәргә, күпме хезмәт куярга кирәклеген күзаллау авыр түгел. Бу бурычны куйган максатына тайпылышсыз бара белгән тырыш, көчле, эшчән һәм тәвәккәл кеше генә башкарып чыга алачак. Ә Фәнис Бакиров нәкъ шундый да инде. Ул бит үзе дә Ат елында туган.
Ат ялгызлыкны яратмый. Шуңа күрә дә бәйрәм кичәсен дуслар, туганнар белән бергә уздырырга кирәк. Иске елны озатканда күңелегездән аның белән хушлашыгыз һәм быелгысын ачык күңел, якты уйлар белән каршы алыгыз. Хисләрегезне шәфкатьлелеккә юнәлтегез.
Бәйрәм табынында яшелчәләр мулдан булсын. Төрле салатлар ясагыз, җиләк-җимеш, яшел тәмлеткечләр куегыз. Солы печеньесы белән чәй эчегез.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
Балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация бирү өчен “Кайнар линия”
Балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация бирү өчен “Кайнар линия”
12
май, 2026 ел
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз